Михаил Сяркинның җиңүе

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Лебединолы Михаил Сяркин  өстәл теннисы буенча “Идел” олимпия резервы  спорт мәктәбенең ачык беренчелеге беренче лигасында җиңүче булды.

 Бу - Алексеевск районы өстәл теннисы тарихында беренче уңыш. Спортчыбыз  беренче лиганың иң яхшы  30 теннисчысы  арасында беренче урынны яулады.

 - Бүгенге көнгә кадәр бездә беренче лигада бары тик  призлы урыннар гына була иде,  һәм менә зур уңыш –беренче урын. Шулай ук шул ук лигада Алексей Монахов җиденче урынны алды, ә Павел Июдин икенче лигада уникенче булды, - дип хәбәр итте Геннадий Типясев.

 Михаил Сяркинның уңышы егетнең талантын раслады гына. Элегрәк “ТР өметләре” республика  турнирында Михаил Татарстанның авыл теннисчылары арасында да, шәһәр теннисчылары арасында да  абсолют чемпион булган  иде.

Лебедино теннис мәктәбенең  башка вәкилләре дә үз уңышлары белән сөендерәләр. Шул ук ярышларда Алексей Монахов  авыл районнары спортчылары арасында  иң яхшысы булды. Кечкенә теннисчылар Алексей Июдин һәм Яна Корнилова да таң калдырды. Аларның көндәшләре алардан бер яшькә зуррак булсалар да, Алексей  алтынчы урынны алды, ә Яна иң яхшылар унлыгына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International