Дистанцион сәүдәнең үзенчәлекләре турында (кулланучы хокуклары)

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

 Кулланучылар арасында “Интернет” челтәре аша  товарлар сатып алу торган саен зуррак популярлык ала бара, чөнки әлеге ысул үзенең җиңеллеге һәм гадилеге белән алдыра. Ләкин заказ бирелгән товар һәрвакытта да кулланучыларның ышанычын аклап бетермәскә дә мөмкин.

Товар сатуның әлеге ысулының үзенчәлекләре шуннан гыйбарәт:  килешү төзү өчен кулланучының товар яки аның үрнәге  белән турыдан-туры контакты булмау; дистанцион килешүләр стационар сәүдә урыннарыннан тыш , ягъни өйдә генә төзелә; “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ законының 21.1  маддәсе нигезендә  товар сатуның әлеге ысулы  законнарда  төгәл билгеләнгән; кулланучыга товар, кагыйдә буларак, товарга заказ  кемгә бирелгән булса, шул кеше аша  түгел, ә арадашчы аша тапшырыла;  товарларны дистанцион ысул белән сату килешүнең мөстәкыйль төре түгел,  ә ваклап сатып алу-сату формаларының  берсе; дистанцион килешүне төзү белән үтәү арасында  товарны кулланучыга китерү өчен  кирәкле вакыт аралыгы бар. Әлеге ысул белән товар сатуга хас барлык бу үзенчәлекләр кулланучылар өчен күп кенә проблемалар китереп чыгара.

 Мондый ысул белән сатып алынган товарны кире кайтарып буламы? Моны ничек һәм кайсы срокларда эшләргә  мөмкин?

 Сатып алучы Законның 26.1 маддәсе 4 нче пункты нигезендә ул тапшырылганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Ләкин шуңа игътибар итегез: кулланучының  билгеле бер шәхси үзлекләргә ия булган тиешле сыйфатлы товардан,  әгәр күрсәтелгән товар сатып алучы тарафыннан файдаланылган булса, баш тартырга хакы юк. Әгәр товарга Интернет-кибет аша заказ бирелгән   һәм ул кулланучының шәхси заказы (үлчәме) буенча ясалган булса, сатып алучының сыйфатлы товардан баш тартырга һәм хәтта Законда билгеләнгән  җиде көн эчендә дә сатучыга кире кайтарырга хакы юк.

Кулланучы билгеле бер шәхси үзлекләргә ия, ягъни индивидуаль үлчәм буенча эшләнгән сыйфатлы товардан баш тартырга тиеш түгел.

Әгәр дистанцион ысул белән бер типтагы җиһаз сатып алынган булса, сатып алучы аны җиде көн дәвамында сатучыга кире кайтара ала. Әлеге срок җиде көн түгел, ә товарны тапшыру вакытыннан, әгәр тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турындагы мәгълүмат кулланучыга  товарны китергән вакытта язма формада бирелмәсә,3 ай.

Сатып алучы  товарны кире кайтарганда товарның кире кайтарылуы турында акт төзелә, анда сатучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, товарның исеме, килешү төзү һәм товарны тапшыру көне, кире кайтарылырга тиешле сумма, имзалар языла. Сатып алучы килешү нигезендә түләгән сумма сатып алучы ризалыгы белән сатучы тарафыннан сатучының урнашу урыны буенча  кулдагы акча белән, почта аша, банк яки башка счетка күчерү юлы белән түләнә.

Интернет аша сатып алган товарларыгыз шатлык китерсен!

  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International