Биләрдә финал матчында хоккей кубогының йомгаклау уеннары булып узды. Алексеевск районы башлыгының хоккей буенча кубогы иясе билгеләнде.
Бүген Биләрдә финал матчында хоккей кубогының йомгаклау уеннары булды. "Керамика Маркет" уенчылары бронза медаль яуладылар. Юеш Көрнәле хоккейчылары икенче урынны алды.
Турнирның җиңүчесе – Тат.Майна һәм Биләр җыелма командасы. Призерларның барысына да медальләр һәм акчалата призлар тапшырылды.