2019 елның 11 февраленә Россия Федерациясенең 4 чыганагы: өч – Ростов һәм 1 Воронеж өлкәләре А кош гриппы буенча гарантин режимында тора. Сарыкларда һәм кәҗәләрдә чәчәк авыруы буенча ике өлкә: Мәскәү һәм Тула өлкәләре карантинда. Россия Федерациясенең төрле республикаларында һәм өлкәләрендә терлекләрдә бруцеллез авыруының 14 чыганагы ачыкланды.
Шунысы үзенчәлекле, 2018 елның июлендә Татарстан Республикасының алты районында Чуашстан Республикасыннан алып кайтылган югары патоген кош гриппы ачыкланды. Белгечләр фикере буенча эпизоотия таралуга шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары булыша, алар терлекләрен һәм кошларын ветеринария-
санитария кагыйдәләрен үтәмичә асрыйлар, терлекләрне һәм терлекчелек продуктларын яшерен ташыйлар.
Эпизоотик хәл килеп туу, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кошларны сату сезоны җитү уңаеннан, шулай ук йогышлы авырулар таралуга юл куймау максатында шәхси эшмәкәрләргә, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошларны сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче гражданнарга үз районнарында яки шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләрендә теркәлергә кирәк. Хайваннарны һәм кошларны Татарстан Республикасыннан читтән алып кайтучылар, ветеринария берләшмәләренә гариза биреп, аларны алып кайтуга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсеннән рөхсәт алырга тиешләр.
Йогышлы авырулар ягыннан имин булган төбәкләрдән бары тик сәламәт терлекләрне генә алып кайтырга рөхсәт ителә. Алып кайтуга рөхсәт һәм ветеринария-озату документлары булганда гына терлекләрне һәм кошларны алып кайтырга мөмкин. Алып кайтылган терлекләр һәм кошларны карантин үткәргәннән соң бары тик башкарма комитетлар билгеләгән урыннарда, ветеринария-озату документлары булганда гына ирекле сатарга ярый.
Терлекләр һәм терлекчелек продуктлары хәрәкәте республика һәм районның дәүләт ветеринария хезмәте контролендә тора. Максат бер: терлекләрнең йогышлы авыруларын алып керүдән - территорияне, кеше һәм хайваннар өчен уртак авырулардан халыкны саклау.
Шулай да терлекләрне, терлекчелек продуктларын ветеринария-озату документларыннан башка ташу очраклары да юк түгел. Бары тик былтыр гына да дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге тарафыннан 98 бозу очрагы ачыкланды, 403 мең сумлык административ штраф түләтүгә карар чыгарылды.
Ветеринария-санитария кагыйдәләре буенча терлекләрне алып кайту һәм районнан читкә чыгару 1 нче формадагы ветеринария таныклыклары белән башкарыла, ә административ район эчендә ташыганда 4 нче формадагы ветеринария белешмәсе белән теркәлә.
Дәүләт ветеринария инспекторы таләп иткәндә терлек хуҗалары накладной һәм ветеринария-озату документларын күрсәтергә, ә алар булмаганда инспектор административ хокук бозу турында беркетмә тутырырга хаклы.
Терлекләрне һәм кошларны ташыганда җиһазланган автотранспорттан файдаланалар Зур терлекләрне (өлкән мөгезле эре терлек һәм атлар) ташыганда аларны башлары белән алга каратып урнаштырырга һәм бәйләп куярга кирәк. Кошларны читлекләрдә ташыйлар. Автотранспорт терлекләрне һәм кошларны һәр ташыганнан соң чистартылырга, юылырга һәм йогышсызландырылырга тиеш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
баш ветеринария идарәсе
дәүләт ветеринария инспекциясенең
территориаль бүлеге инспекторы
И.Л.КАМАЛОВ