2019 елның 26 февралендә Г.С.Боровиков исемендәге 3нче Алексеевск урта мәктәбендә “Ата-аналарның рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе булачак, аның инициаторы - мәгариф һәм фән өлкәсендә (Рособрнадзор) күзәтчелек буенча Федераль хезмәт.
Акциянең максаты - чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына бердәм дәүләт имтиханын тапшыру процедурасын күрсәтү. Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерләнгәндә артык киеренкелекне бетерүгә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштыруга чакырылган.
Акция беренче тапкыр 2017 елның февралендә булды. Старт көнендә, 7 февральдә, аңа Россиянең 50 дән артык төбәгеннән өч меңнәр артык ата-ана катнашты. Акциядә катнашучылар аны уңай кабул иткәнлектән, чараны ел саен үткәрергә карар ителде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, балалары белән урыннарын алмаштырып, металл эзләгеч рамкасыннан алып, дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен алганчыга кадәр барлык БДИ процедураларын узачаклар. Ата-аналарга балалар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда кичерә торган хис һәм тойгыларның бөтен спектрын белү һәм үзләрендә тою мөмкинлеге бирелә. Ата-аналардан тыш, бу көнне массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә.
Чарада түбәндәгеләрне күреп булачак:
Башлана – иртәнге 8 дә. Имтихан вакытының озынлыгы - ике сәгать. Акциядә катнашуга гаризалар “ТР Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге” муниципаль казна учреждениесендә кабул ителә (Алексеевск ш.т.б., Казаков урамы, 9б нчы йорт).