19 февральдә Ромодан мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары республика Хәтер маршы кысаларында экскурсия белән Алексеевск балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче “Йолдыз” хәрби-тарихи клубының музей бүлмәсенә килделәр.
- Сугыш экспонатлары, табылдыклар, Бөек Ватан сугышы заманнары ядкарьләре балаларда әйтеп бетергесез зур кызыксыну тудырды, - ди хәрби-тарихи клуб җитәкчесе Владислав Осянин.