Татарстанның Алексеевск районында ЮХИДИ инспекторлары юлда авыр хәлгә тарыган Ульяновск өлкәсе кешесенә ярдәм иттеләр.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсенә Ульяновск шәһәренең бер кешесеннән республиканың Алексеевск районы ЮХИДИ хезмәткәрләре исеменә рәхмәт хаты килеп иреште. Һәвәскәр автомобильче Алексеевск–Высокий Колок автоюлында начар һава шартлары аркасында үз автомобиленә идарә итә алмаган һәм, кюветка төшеп, әйләнеп капланган. Автоюлда кизү торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре полиция лейтенанты Алексей Макаров белән полициянең өлкән лейтенанты Илшат Хәсәнов, юл кырыендагы автомобильне күреп, трактор чакыртканнар, һәм трактор транспорт чарасын машиналар йөри торган юлга тартып чыгарган. Автомобиль йөртүче юл-патруль хезмәте инспекторларына ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте.