Алексеевскилылар фильм төшерүдә катнашалар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

“Зөләйха күзләрен ача” фильмында төп героиня Кремльгә нәселле татар атына утырып килә.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Гүзәл Яхинаның шул исемдәге әсәре буенча «Зөләйха күзләрен ача» тарихи фильмын төшерүдә катнаша.

 Шулай итеп, 18 февральдә төшерү Казан Кремлендә узды. Министрлык ярдәме белән  төшерү өчен 12 ат, шул исәптән татар токымлы атлар китерелде. Арча (Рамазанов И. З., Хәсәнов Х. Х.), Алексеевск (Миндубаев М. В., Баһавиев Г. С.), Балык Бистәсе (Галиев Р. Г., Галиуллин Р. А.), Питрәч (Нуриев М. Н., Сабиров Р.Г.), Теләче (Хәмидуллин И.К., Хәлиуллин И.Г.) районнарыннан атлары белән ат караучылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Хәбибуллин А. Г. җәлеп ителде. Барлык катнашучылар да гримланган һәм 30 нчы   еллардагы киемнәрдән иделәр.

Шунысы игътибарга лаек, фильмда Зөләйха Казан Кремленә нәкъ менә татар токымлы атка утырып килә. Исегезгә төшерәбез, республикада татар токымлы атларны   яңарту буенча актив эш алып барыла. Республика ат үрчетүчеләре Чыңгызхан заманыннан ук тарихчыларга мәгълүм булган атаклы токымны яңадан торгыздылар. Узган ел азагында ул рәсми рәвештә реестрга кертелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International