Алексеевск районында Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең коррупциягә каршы көрәшү эшчәнлеге турында Р.Р.Юнысов сөйләде. Вазыйфаи затлар эшчәнлегендә коррупцион җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмау чаралары турында район прокуроры П.В.Абрамов хәбәр итте.
Алексеевск муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2018 елда бюджет акчасын сарыф итү һәм коррупцион хокук бозуларга юл куймау эшенә йомгакны палата рәисе В.Е. Сергеев ясады.
2018 елда хокук саклау яки контроль-күзәтчелек органнарыннан килә торган җавап кайтару актларын исәпкә алу, анализлау һәм гомумиләштерү турында А.Д. Демидова сөйләде. Шулай ук комиссия утырышы барышында элегрәк кабул ителгән карарларның үтәлеше дә анализланды.