Район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә террорчылыкка каршы көрәш темасы каралды. Кешеләр күпләп җыела торган объектларның террорчылыкка каршы якланганлык таләпләрен үтәү турында эчке эшләр бүлеге начальнигы Айдар Гатин хәбәр итте. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Олег Ещёв янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлүе турында сөйләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Дамир Гыйләҗев белем бирү учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көнен үткәрүгә әзерләнү турында хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Руслан Юнысов җәмәгать тәртибен тәэмин итү турында сөйләде. Николай Чурин докладында җәмәгать киңлегендә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең күп кенә аспектларына кагылып үтелде.
- Гражданнарыбызның куркынычсызлыгы турында сүз чыкканда вак-төякләр булмый, - дип белдерде район башлыгы Сергей Демидов, - куркынычсызлык һәм иминлек мәсьәләләре - һәрвакыт беренче чираттагы мәсьәләләр. Барлык хезмәтләр күзәтчелек буенча гына түгел, ә бәлки ачыкланган шелтәләрне бетерү буенча да үз вазыйфаларын намус белән үтәргә тиешләр.