Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга багышланган истәлекле митинг булып узды. Тантаналы чарада якташларыбыз - сугышчы-интернационалистлар искә алып үтелде. Әфганстанда 95 алексеевскилы хезмәт иткән. Ул сугыштан барысы да исән-сау әйләнеп кайтмаган. Ә кайтканнары һәлак булган иптәшләренең истәлеген изге итеп саклыйлар.
Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Демидов катнашты. Ул обелискка чәчәкләр куйды.
Хәрби комиссар Владимир Макаров митингка килгән кешеләрне гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгы белән котлады.
- Халкыбыз сез – илнең чын патриотлары белән горурлана, алар белән бергә баш ия һәм һәлак булганнар өчен кайгы кичерә. Батырлыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз Ватанга хезмәт итү буларак мәңгегә тарихка керде.
Һәлак булганнар истәлеген бер минут тын торып һәм хәрби салют белән хөрмәтләделәр.
Гаскәрләрнең барлык төрләре вәкилләре һәйкәл янына югалту ачысын уртаклашу, һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр кую өчен җыелып, сугышчан дуслыкның какшамаслыгын тагын бер кат расладылар.
Район мәдәният йортында “Зәңгәр беретлар” төркеменең чыгышы Хәтер көненең дәвамы булачак.