Татарстанда яшәүчеләр “Елның Европа агачы-2 019 конкурсы сайтында Россия имәне өчен тавыш бирә алачаклар.
1 февраль көнне https://www.treeoftheyear.org сайтында “Елның Европа агачы-2019” конкурсы кысаларында тавыш бирү башланды.
Россиядән Мәскәү өлкәсендә, “Абрамцево” дәүләт тарихи-сәнгать һәм әдәби музей-тыюлыгы территориясендә үсә торган имән катнаша. Агач экспертизалары үзәге белгечләре билгеләгәнчә, әлеге имәннең яше – 248 ел.
Имән үз чорында күп кенә Россия мәдәнияте эшлеклеләрен – рәссамнарны, шагыйрьләрне, артистларны күргән. Аның куе ышыгында Гоголь, Тургенев, Репин, Васнецов, Левитан, Суриков, Поленов ял итеп, хәл җыйган. Виктор Васнецовның танылган эшләренең берсе – “Дубовая роща в Абрамцеве” картинасы – 1883 елда язылган һәм хәзерге вакытта Дәүләт Третьяков галереясендә саклана.
Европа конкурсына “Россиянең ел агачы-2018” конкурсы – илкүләм сайлап алу туры сәбәпче булган. “Агачлар – тере табигать һәйкәлләре” россиякүләм программасы сайтында ачык тавыш бирү юлы белән, 12 дәгъва белдерүче арасыннан илнең төп агачы – куәтле абрамцево имәне сайлап алынган.
Европа конкурсы шартлары буенча Мәскәү өлкәсе территориясендә мәктәп укучылары арасында “Абрамцево имәне, рәссамнарга һәм шагыйрьләргә илһам китерүче – "Елның Россия агачы- 2018” рәсем конкурсы уздырылган. Өч хезмәт – кече яшьтәгеләр төркемендә җиңүчеләр Европарламентта Европа конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында күрсәтү өчен Брюссельгә озатылачак. Балаларның рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү 2019 елның 30 гыйнварында Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында булды.
Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге Европа конкурсында Россия инде беренче тапкыр гына катнашмый. Узган елда Россия номинанты, Белгород өлкәсеннән имән агачы 13 ил-катнашучы арасында өченче урынны яулады.
Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында да аерым кыйммәткә ия уникаль агач бар. Татарстан Республикасының Тәтеш муниципаль районында үсүче Таулы Алтай чыршысына 2011 елда ук инде “Агач – җанлы табигать һәйкәле” Бөтенроссия статусы бирелде. Карар РФ Федераль Җыены Федерация Советының милли табигать мирасын саклау Советы гамәлгә ашыра торган “Агач – җанлы табигать һәйкәле” Бөтенроссия программасы сертификат комиссиясе тарафыннан кабул ителде.