Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 15 февралендә көннең икенче яртысында һәм кич белән, 16 февральдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю көтелә, юлларда - кар көртләре һәм бозлавык.
Һава шартларының начараюы сәбәпле (һава температурасы күтәрелү җирлегендә бик күп явым-төшем) биналар һәм корылмалар түбәләреннән кар массасының ишелеп төшү, кар катламының калын булуы аркасында биналарның һәм киң аралыклы конструкцияләрнең җимерелү, шулай ук елга үзәннәренең, ерымнар, карьерларның текә тау битләреннән карның төшү ихтималы бар.
2019 елның 16 февраленә
2019 елның 15 февралендә кичке 6 дан 2019 елның 16 февралендәге кичке 6 га кадәр
Казан буенча
Болытлы һава.
Кар, юеш кар, көндез аз гына кар. Төнлә буран. Урыны белән аз гына бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка авышучан секундына 6-11, төнлә метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-5º, көндез максималь температурасы 0..+1º.
Юлларда кар көртләре, бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча
Болытлы һава.
Кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле кар. Буран, урыны белән аз гына бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка авышучан секундына 6-11, төнлә көчәйгәндә 18 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8º, көндез һаваның максималь температурасы -2..+2º.
Юлларда кар көртләре, бозлавык.