Моннан нәкъ 30 ел элек Тиган Булак авылы егете Иван Зайцев Әфганстан территориясеннән соңгы кеше булып чыгып китә. 16 апрельгә кадәр ул гаскәрләребезне СССР территориясенә чыгаруны тәэмин итә.
Армиягә Иван 1987 елның 11 ноябрендә китә. 15 ноябрьдә Төрекмәнстан АССРга барып җитә, ул анда чик буе гаскәрләренең өйрәнү частендә февральгә кадәр була. Өйрәнүләрдән соң башка солдатлар белән бергә аны Фариаб провинциясенең Маймана шәһәренә мото-маневрлау төркеменә күчерәләр. Сугыш тәмамланырга нәкъ бер ел калгач, 14 февральдә алар авырлык белән генә урынга килеп җитәләр, һәм аларга шунда ук ата башлыйлар.
- Иртәнге 5 тә самолеттан төшкән вакытта безгә ут ачтылар, - дип искә ала Иван Зайцев. – Без шунда ук окопларга качтык. Кыскасы, Әфганстан безне кунакчыл каршыламады. Барысы да тынып калганнан соң без, яңа гына килүчеләр, кулларыбыз белән башларыбызга тотындык һәм шунда гына кая эләккәнебезне аңлап алдык.
Яңа хезмәт урынында Иван Зур Тигәнәледән якташы Марат Әсфәндияровны очрата. Аңа хезмәт итәргә ярты ел гына калган була. Килеп, 15 көн үткәч, Иван пулемет наводчигы булып хезмәт иткән бронетранспортерны Файзабадка күчерәләр. Аларның машиналары колонналарны озата баруда катнаша. Ике тапкыр чик буена чыгалар һәм совет техникасы колонналарын каршылыйлар. Шундый “сәфәрләре”нең берсендә Иван Зайцев аерылып торганы өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале ала.
- Бервакыт без колоннаны Файзабадтан Майманага озата бардык. Анда безнең сугышчылар да, әфганныкылар да бар иде. Шул вакытта алдан беренче булып баручы командирыбыз машинасына ата башладылар. Командир тарлавыклар арасында ут ноктасын билгеләде, һәм мин төгәл атып, пулемет расчетын юк иттем. Шуннан соң һөҗүм итү туктап калды, һәм мөһәҗирләр чигенделәр. Вакытында илтифат итеп өлгердек, югыйсә күп егетебезне югалткан булыр идек, - дип өсти ул.
Менә шулай ел буе ул даими киеренке юлларда, засадаларда һәм операцияләрдә хезмәт итә. Совет солдатлары, хәрби чаралардан тыш, актив төстә тыныч халыкка булышалар. БТР йөртүче ерак урнашкан кышлакларга ашамлыклар һәм беренче кирәк-ярак товарлары ташый. Җирлекне “рух”лардан да сакларга туры килә. Ә 1989 елның башында гаскәрләрне чыгаруга әзерлек башлана.
Шуңа да карамастан, совет солдатларын югалту дәвам итә. Иван Павлович хезмәт иткән частьтә 26 декабрьдә атышкан вакытта ул сугышның соңгыдан ахыргы солдаты, Чүпрәле районы егете һәлак була. Алар Татарстан хәрби комиссариатыннан икәү бергә чакырылган булалар. Шул кичтә аларның ротасы засадада тора һәм ату вакытында аны мина кыйпылчыгы үтерә.
Гаскәрләрне чыгара башлагач, чик сакчылары солдатларыбызның һәм техниканың куркынычсыз чыгуын тәэмин итәләр. 15 февраль рәсми көн булып саналса да, якташыбыз әфган җиреннән соңгылар арасында икенче көнне генә китә. Аларның часте Төрекмәнстан АССР чигендә Герат шәһәре тирәсендә чыга.
- Чикне үтеп чыккач, җиңеллек сиздек, - дип искә ала сугышчы-интернационалист. – ләкин иптәшебез һәлак булу сәбәпле, күңел тыныч түгел иде. Ә инде Союзга аяк баскач, барыбыз да сугышның тәмамлануына бик шатландык. Исән калганыбыз өчен Аллаһка рәхмәт укыдык.
Ләкин аның хезмәте моның белән генә тәмамланмый. “Дембель”гә кадәр калган ярты елда Иванның часте, тәртип саклап һәм хәлгә контрольлек итеп, нейтраль полосада тора. Аның истәлекләре буенча бераз киеренкелек булып ала алуын, ләкин Әфганстандагы кебек түгел. “Дошман”нар совет солдатларын бүтән борчымыйлар.
15 ноябрьдә запаска чыккач, өч полкташы белән алар һәлак булган сугышчан дусларының әти-әнисе янына баралар. Һәлак булган солдатның әнисе ахыргача улының бүтән юклыгына ышанырга теләми. Аңа улының исән-сау басып торучы дусларын күрү авыр була.
- Мин барлык сугышчы-интернационалистлар кебек үк, үземнең хәрби бурычымны лаеклы үтәдем, дип саныйм, - дип сүзен тәмамлады ветеран.