Чулманда спорт бәйгеләре

2019 елның 8 феврале, җомга

Чулманда спорт бәйгеләре

6 февральдә хәрби-патриотик айлык кысаларында Алексеевск ДОСААФы аграр колледж студентлары өчен хәрби-спорт бәйгесе  үткәрде. Катнашучылар 3 км га йөгерүдә,  пневматик винтовкадан атуда һәм Калашников автоматын сүтеп җыюда ярыштылар. Ярышлар хәрби-кыр шартларында, атап әйткәндә, 13 градус салкында, Чулман елгасының карга күмелгән яр буенда узды.

 Егетләргә  һәм кызларга уңыш теләп торырга һәм  аларны сәламләргә район хәрби комиссары Владимир Макаров, Алексеевск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ветераннар  Советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Рәфис Шиһапов һәм Алексеевск ДОСААФы идарәсе рәисе Владимир Иванов килде.

 Ярыш йомгаклары буенча 30 катнашучы дипломнар, ТР ДОСААФы   логотибы язылган истәлекле кружкалар, грамоталар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International