Россия Спорт министрлыгы физик культура һәм спорт өлкәсендә милли номинацияләр лауреатларын бүләкләү тантанасын “Спортчыларның, тренерларның һәм белгечләрнең физик культура һәм спорт өлкәсендәге һөнәри эшчәнлеген стимуллаштыру” максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1 июля, 2010 ел, 493 нче санлы карары нигезендә ел саен үткәрә.
Төрле елларда спортчылар премияләре лауреатлары арасында – Евгения Канаева (нәфис гимнастика), Елена Исинбаева (җиңел атлетика), Александр Легков (чаңгы), Мария Ласицкене (җиңел атлетика), Роман Власов (спорт көрәше), Ольга Зайцева (биатлон), Александр Меньков (җиңел атлетика); тренерлар Этери Тутберидзе (фигуралы шуу), Евгений Трефилов (гандбол), Татьяна Данченко (синхронлы йөзү), Алексей Мишин (фигуралы шуу).
“Спортка хезмәт иткән өчен” номинация лауреатлары арасында – Ирина Винер-Усманова (нәфис гимнастика), Виктор Тихонов (хоккей), Никита Симонян (футбол).
Илдә спортны үстерү хакына күп еллар эшләү дәверендә Лариса Латынина (спорт гимнастикасы), Владимир Юрзинов (хоккей), Николай Карполь (волейбол), Лидия Скобликова (тимераякта шуу спорты) бүләкләнде.
Физик культура һәм спорт өлкәсендә Хөкүмәт бүләге номинацияләре арасында:
«Җиңеп чыгу» (адаптив спортны үстерүгә керткән өлеш өчен), «Спорт Парнасы» (физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен), «Россия өмете” (иң яхшы спорт мәктәпләре), «Россиянең спорт объекты», «Спорт бөтен кеше өчен» (физкультура-спорт эшен иң яхшы оештырган өчен), «ГТО комплексы – сәламәтлеккә һәм уңышка юл», «Спорт теләктәшлеге» (халыкара спорт мөнәсәбәтләрен ныгытуга өлеш керткән өчен) һәм “Россиянең иң яхшы төбәге”.
2018 елның 4 декабрендә физик культура һәм спорт өлкәсендә милли номинацияләр лауреатларын чираттагы бүләкләү тантанасы булачак.
Быел чара принципиаль яңа форматта узачак, ул спорт һәм мәдәниятне берләштерәчәк. Тантанада илнең әйдәп баручы спортчылары, илебезнең спорт легендалары, танылган сәяси эшлеклеләр, гомумроссия спорт федерациясе җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре генә түгел, ә бәлки классик музыканы башкаручылар, эстрада артистлары һәм цирк сәнгате вәкилләре дә катнашгты һәм кунак булды.
Номинацияләр лауреатлары халыкның тавыш бирү юлы белән һәм эксперт советының фикерен исәпкә алып билгеләнәчәк. Аның составына Светлана Журова, Елена Вяльбе, Фёдор Емельяненко, Алинә Кабаева, Александр Карелин һәм спорт тармагының башка танылган вәкилләре кергән.