26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр гражданнарны барлык дәрәҗәдәге депутатларның шәхсән кабул итүе старт ала.
26 ноябрьдә иртәнге 9 дан 10 га кадәр гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Демидов Алексей Алексеевич кабул итәчәк.
27 ноябрьдә иртәнге 8 дән 9 га кадәр кабул итү партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Алексеевск районы башлыгы Демидов Сергей Анатольевич белән узачак.
Шул ук көнне иртәнге 9 дан 11 гә кадәр гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вәлиев Фоат Вәли улы тарафыннан үткәреләчәк.
Кабул итүләр “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьчелекне җирле кабул итү бүлмәсендә узачак. Адрес: Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 4 нче йорт. Алдан 8(84341) 2-40-94 телефоны буенча язылырга була.