Правослау яшьләре концерты

2018 елның 23 ноябре, җомга

Якшәмбе көнне, 18 ноябрьдә, балалар сәнгать мәктәбендә правослау театр студиясе һәм Казан епархиясенең яшьләр бүлеге каршындагы хор концерты булды. Яшьләр алексеевскилыларны «Под покровом Богородицы» спектакле белән сөендерделәр. Анда изге Мәрьям ананың катлаулы һәм котылгысыз хәлләрдә кешеләргә булышкан берничә вакыйга турында сөйләнелә. Бу спектакль   “Азбука” яшьләр киңлегендә  беренче тапкыр  ноябрь башларында күрсәтелгән иде. Ул  Казан Мәрьям ана иконасына  багышланган. Менә хәзер аны бистә  кешеләре дә күрә алды. Алар мәктәпнең актлар залын тутырып килгән иделәр.  Спектакль вакытында тамашачыларның күзләрендә яшь күренде, ә спектакль тәмамланганнан соң алар аягүрә басып, артистларны алкышларга күмделәр. Шунысы куанычлы, театр студиясен якташыбыз, балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Алена Атарбаева җитәкли, аның бу туган сәхнәсе. Иҗат кичәсе Екатерина Батаева җитәкчелегендәге  яшьләр правослау хоры белән тәмамланды. Артистлар халык җырларын күңелгә үтеп керерлек итеп башкарып, тамашачыларга шатлык һәм әйбәт кәеф бүләк иттеләр.

Концерттан соң Казан артистлары Воскресение чиркәвенә бардылар. Манарада чаң кагучы Диана Тюрина чаң кагу буенча мастер-класс күрсәтте. Кунаклар әлеге сәфәргә һәм алексеевскилыларның кунакчыллыгына таң калдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International