Күптән түгел бадминтонны үстерү үзәгендә бадминтонны яратучылар арасында ялгыз разрядта турнир булды.
– Ярышта 20 гә якын спортчы катнашты, – дип хәбәр итте тренер Дмитрий Левин.
Ярышлар кызлар арасында ике төркемдә узды. “Б” төркемендә беренче урынны – Ирина Фионина, 2 нче урынны – Татьяна Сергеева, 3 нче урынны Надежда Пономарева алды. Тәҗрибәлерәк спортчылар катнашкан “А” төркемендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Надежда Кубышкина, 2 нчедә - Юлия Кузьмина, 3 нчедә - Камилә Кәбирова. Ир-егетләр арасында ярышлар бер төркемдә узды. Үз осталыгын тагын бер кат 1 нче урынны алган Риналь Халитов раслады. 2 нче урында – Айрат Хәбибрахманов, 3 нчедә - Игорь Пономарев.
Әйтергә кирәк, спортчыларның дәрәҗәсе шактый артты. Моның бер күрсәткече буларак, очрашуларның зур өлеше каты һәм озак көрәштә узды. Әлеге чаралар кайбер катнашучылар өчен Казанда 24-25 ноябрьдә узачак спортның әлеге төрен сөючеләр арасында якынлашып килүче република ярышларына әзерләү этапларының берсе булды. Командабыз аларда катнашырга ниятли. Бадминтончыларыбызга анда уңышлы чыгыш ясауларын телим. Ә якындагы эш көннәрендә бадминтонны үстерү үзәгендә дә аны сөючеләр арасында ярышлар булачак, бу юлы инде парлы һәм катнаш разрядларда. Теләге булган кешеләр анда катнаша алалар.