ЭЭМ акциясе

2018 елның 23 ноябре, җомга

“Хәбәр ит, үлем белән кайда сәүдә итәләр?” – Эчке эшләр министрлыгының профилактик акциясе шундый баш астында узды. Алексеевск районының тәртип сакчылары район мәктәпләренә бардылар. Полицейскийлар балаларга  балалар ышаныч телефоны хезмәте турында аңлаттылар, наркотиклар тарату турындагы хәбәрне хокук саклаучыларга яшерен җибәрергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. Балалардан кала тәртип саклаучылар укучыларның ата-аналары белән дә очраштылар. Акциянең максаты нәсихәт бирү генә түгел иде. Акция вакытында тиз арада әһәмиятле мәгълүмат җыела, наркозга бәйле кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү  мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтелә.

Наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы мәгълүматны полицейскийлар көн саен кабул итәләр. Бер генә хәбәр дә игътибарсыз калдырылмый.

Мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны (8(843) 291-20-02, тәүлек әйләнәсе) аша  тапшырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International