Алексеевск районында Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

2018 елның 23 ноябре, җомга

15 ноябрьдән  21 енә кадәр район үзәгендә Бөтенроссия юл-транспорт корбаннарын искә алу көненә  туры китереп, профилактик чаралар булып узды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренә, шәхси куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә һәм аларны үтәүгә игътибарны җәлеп итү максатында   районыбызның белем бирү учреждениеләренә бардылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм аграр колледж укучылары белән юл кагыйдәләрен белү һәм үтәү кирәклеге, яктылык  кайтаргыч элементлардан файдалануның файдасы турында гәп кордылар.

 

 Аграр колледж укучыларына ихтимал булган юл-транспорт вакыйгалары, шулай ук юлдагы аварияләрне ничек итеп булдырмый калырга мөмкин икәнлеге  турында  видеоматериаллар  күрсәтелде.

Балалар бакчаларына йөрүче нәниләр өчен пропаганда буенча  инспектор  юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә һәм дәрес үткәрде, яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында сөйләде. Чара азагында балаларга  уенчык машиналар бүләк ителде,  барысына да куркынычсыз юллар һәм бәхетле балачак теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International