Ул һәрчак янәшәдә. Ул ягымлы елмаеп, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән нәни баланы каршылый. Ул хафаланып, балаларның курку белән тулган күзләренә карый, аларның сүзсез сорауларын укый һәм йомшак кына итеп тынчландыра. Ул рухи кичерешләре вакытында балага ярдәмгә килә, күңел ярасын дәвалый. Ул баланың җиңүләренә үзенекенә караган кебек карый. Бу – укытучы. Район газетасы битләрендә юбилее белән Валентина Абакумованы хезмәттәшләре котлый.
– Менә инде утыз елдан артык акыллы, энергиясе ташып торган ханым Абакумова Валентина Петровна күңеленең бер өлешен балаларга бирә. Эшләү елларында йөзләгән укучысына ныклы, тирән белем бирү өчен күпме мәхәббәт, көч, игелеклелек, белем, тырыш хезмәт кирәк. Ул мәңгелек эзләнүдә, мәңгелек хезмәттә, хезмәттәшләре аның белән эшләүләренә горурланалар.
Валентина Петровна – биологияне укытуда әйдәп баручы белгеч, талантлы педагог, искиткеч әйбәт кеше. Аны мәктәптә грамоталы укытучы буларак та яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Ул 1963 елда Мамадыш районында туа. Озакламый гаилә Алексеевск районына күченеп килә. Валентина Петровна Биләр урта мәктәбендә укый. Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга карар итә. Өлгергәнлек аттестаты алып, ул Казан педагогия институтының табигать-биология факультетына укырга керә. Яшь укытучы хезмәт юлын Татар Майнасы сигезьеллык мәктәбендә башлый, анда биологиядән укыта. Ә инде 1987 елда Кыркүл мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Биредә ул үзенең язмышын – булачак ирен, физика укытучысы Абакумов Александр Николаевичны очрата. Валентина Петровнаны берничә укучылар буынын тәрбияләгән талантлы педагог буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр. Бөтен педагогик эшчәнлеге дәвамында ул яшь укытучыларның остазы булып тора: конкурслар һәм фән олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен әзерли. Валентина Петровна РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, башка грамоталар белән бүләкләнде. Аның шулай ук күп санлы Рәхмәт хатлары да бар. Хәзерге вакытта Валентина Петровнаның расписаниесе сәгатьләргә бүленгән: мәктәп эчендәге контроль педсоветлар, киңәшмәләр, ата-аналар җыелышлары, балалар белән аерым дәресләр. Әле тагын мөһим өй эшләрен дә эшлисе бар. Ул искиткеч педагог һәм остаз булуы өстенә менә дигән хуҗабикә, кайгыртучан кыз, хатын, әни һәм әби дә. Ире белән алар менә дигән уллары – Олегны тәрбияләп үстерделәр, ул мәктәптә укыганда Кыркүл укучылары арасында хезмәт сөючәнлек үрнәге, ә укытучылар өчен мәктәпнең горурлыгы булды. Юбилее көнендә Валентина Петровнага нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, талантлы укучылар һәм эшендә яңадан-яңа уңышлар, ә гаиләсенә сабырлык, сәламәтлек һәм озын гомер телисе килә – хезмәттәшләре исеменнән Лилия Касыйм кызы Макарова.