Мәктәп укучылары һәм колледж студентлары балаларныкына охшамаган сорауларга җаваплар алдылар

2018 елның 23 ноябре, җомга

Балаларга бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне кысаларында хокук  саклау органнары, прокуратура,  мәгариф, социаль яклау һәм башка органнар хезмәткәрләре балигь булмаганнарның сорауларына җавап бирделәр. Кабул итүгә бистә мәктәпләре укучылары һәм аграр колледж студентлары килде.

Балаларны яшьләргә кагылышлы җитди сораулар кызыксындырды. Алар арасында уку учреждениеләрендә дәреслекләр җитмәү, кичке 10 нан соң ни өчен урамда йөрергә ярамау, полициянең балигь булмаганнарны нәрсә өчен һәм нинди шартларда тоткарлый алуы, ВУЗларга кергәндә ташламалар һәм башка сораулар бар иде.

Алар сорауларга тулы җаваплар алдылар, ә кайберләре турында прокуратура, мәгариф һәм махсус хезмәтләр вәкилләре язып куйдылар.

   


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International