Кооператорларга ярдәмгә бәйге

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча бәйге игълан итә.

  Гаризалар һәм документлар 2018 елның 15 ноябреннән 14 декабренә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре тарафыннан  түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,  Федосеевская урамы,  36 нчы йорт, 3 неч кат, 309 нчы кабинет. Кабул итүэш көннәрендә иртәнге 9 дан кичке 4 кә кадәр башкарыла.

Грантлар  бирү  тәртибе  турындагы  мәгълүмат  һәм  документлар  формалары  биредә  урнаштырылган:  http://agro.tatarstan.ru/rus/razvitie-materialno-tehnicheskoy-bazi.htm, бүлек – «Фермерларга,  авыл  хуҗалыгы  кооперативларына  грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр»  бүлеге,  бүлекчә – «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International