ЮХИДИның Алексеевск бүлекчәсе хәбәре буенча 23 ноябрьдән 26 сына кадәр район үзәгендә “Тоннель” операциясе узачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның йөри торган өлешендә хокук бозуларга чик куячак, машина йөртүчеләрнең аеклыгын, куркынычсызлык каешларының каптырылганмы-юкмы икәнлеген, балигъ булмаган пассажирларны куркынычсыз йөртү кагыйдәләрен тикшерәчәк. Юлларда игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!