Инвалид балалары булган гаиләләргә торак биналарга һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә торак бинаны арендалаган һәм торак бинаны карап тоткан өчен түләүнең 50 проценты күләмендә субсидияләр бирелә
– Инвалид балаларга, инвалид балалары булган гражданнарга күп фатирлы өйдә гомуми милекне капиталь ремонтлауга взнос түләүгә субсидия-ташлама бирелә, ләкин бер айга торак бинаның гомуми мәйданының бер квадрат метрын капиталь ремонтлауга взносның минималь күләменнән чыгып исәпләнгән кимендә 50 проценты күләмендә.
– Алдарак күрсәтелгән субсидия-ташламалар инвалидларның яшәү урынындагы республика матди ярдәм күрсәтү үзәге (компенсация түләүләре) бүлекчәләре гаризасы нигезендә билгеләнә.
–Даими төстә кеше каравына (ярдәменә, күзәтүенә) мохтаж инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү турында”гы карар нигезендә даими төстә кеше каравына (ярдәменә, күзәтүенә) мохтаж 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга 8298 сум белән гаиләнең уртача җан башына туры килә торган кереме арасындагы аермага тигез айлык акчалата түләү бирелә.
– Айлык акчалата түләү билгеләү өчен яшәү урынындагы республика матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә түбәндәге документларны китерергә кирәк:
Гариза; инвалид баланың даими рәвештә кеше ярдәменә мохтаҗлыгы турында белешмә яисә шәхси тернәкләндерү һәм абилитацияләү программасы күчермәсе; гариза биргән айга кадәрге өч ай өчен гаиләнең һәр әгъзасының керемен раслаучы документлар.
“Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында”гы ФЗ нигезендә медицина күрсәтмәләре нигезендә транспорт чаралары булган инвалид балаларга яки аларның законлы вәкилләренә мәҗбүри иминиятләштерү килешүе буенча түләнгән иминиятләштерү премиясенең 50 проценты күләмендә компенсация бирелә.