2018 елның 16-18 ноябрендә Минзәләдә XV авыл «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды. Чемпионатта Татарстан Республикасы районнарыннан 16 команда катнашты. Ярыш йомгаклары буенча Алексеевск районы 2 нче команда урынын алды.
1 нче урында – Саба районы;
2 нче урында – Алексеевск район;
3 нче урында – Әлмәт районы.