Хезмәте өчен бүләк!

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Елена Степановна Макарихина “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең иң яхшы башлангыч бүлекчәләре” республика конкурсында иң яхшылар өчлегенә керде.
Ләкин бу гади генә җиңү түгел. Елена Степановна үзенең проекты белән башлангыч бүлекчәнең намусын шәһәрләр арасында яклады. Якташыбызны “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Бердәм Россия” Бөтенроссия төбәк сәяси партиясе Татарстан бүлекчәсенең XXVII конференциясе кысаларында узды. Алексеевск районы делегациясен муниципалитет башлыгы Сергей Демидов җитәкләде.
Күләмле чараның эш көне тәртибенә 2018 елда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе эше һәм 2019 елга бурычлар турындагы мәсьәләләр кертелгән иде. Шулай ук Мәскәүгә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съездына делегатлар сайлау турындагы мәсьәлә дә каралды. Алексеевск районыннан делегат итеп “Бердәм Россия2 Бөтенроссия сәяси партиясенең башлангыч бүлекчәсе секретаре Елена Макарихина (“Үзәк микрорайон”) сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International