Бүген Алексеевск районы хакимиятенең утырышлар залында район башлыгы Сергей Демидов катнашында Алексеевск шәһәр җирлеге Советының егерме тугызынчы утырышы булды.
Түбәндәге мәсьәләләр җентекләп каралды:
– 2018 елда Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә социаль-икътисадый үсешнең якынча йомгаклары һәм 2019 елга төп күрсәткечләрне фаразлау турында.
– 2019 елга һәм 2020-2021 еллар чорына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты турында.
– җир салымы турында;
– физик затлар милкенә салым турында.
Утырыш барышында 2019 елга төп бурычлар билгеләнде.
Район сессиясендә түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:
– 2018 елда районның социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгаклары һәм 2019 елга районның социаль-икътисадый үсешен фаразлау турында.
2. 2019 елга һәм 2020-2021 еллар чорына Алексеевск муниципаль районы бюджеты турында.
Район башлыгы Сергей Демидов тагын бер кат алексеевскилыларны референдумда актив катнашырга чакырды һәм өстәмә акчаның авыл кешеләренең тормыш сыйфатына шактый йогынты ясавын билгеләп үтте, районда гражданнарга үзара салым кертү программасын гамәлгә ашыруның уңай мисалларын китерде.