Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтхановның Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосыф улы Әхмәтханов эш сәфәре белән Алексеевск районына килде.   Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышында алкогольле  продукция сату мәсьәләләре,  район территориясендә алкоголь продукциясе сатуны анализлау һ.б. мәсьәләләр каралды.  Комиссия эшендә район башлыгы Сергей Демидов,  кече бизнес вәкилләре, ведомство хезмәтләре, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Эш көне барышына түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

- район территориясендә сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре буенча алкогольле продукцияне  сатуга анализ ясалды;

 - Татарстан Республикасында җитештерелә торган  алкогольле продукция  күләмен арттыру турында;

 -  гражданнарның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында;

 - алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен бүлдырмау  эше турында;

 - «Алкоторг» ЧҖҖның Алексеевск муниципаль районындагы эше турында;

 - «Татпотребсоюз» системасы предприятиеләре тарафыннан республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне сату турында, шул исәптән күчмә сәүдә аша;

 - «Татспиртпром» АҖның «Белый кремль» яңа сыра кайнату заводы продукциясен таныту турында.

Комиссия утырышы барышында   Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне җирле  ваклап сату базарларында хәлне бәяләү индикаторы каралды.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International