Татарстан Росреестры беренче тапкыр "ТНВ" телеканалында "Манзара" тапшыруында

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә “ТНВ”  телеканалында татар телендә баручы “Манзара” мәгълүмати-танып-белү программасы Татарстан Росреестры катнашында чыгачак.

Әлеге программа кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвешендә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Илсия Казакова шәхси торак һәм бакча өйләрен яңа кагыйдәләр  буенча теркәү  турында сөйләячәк.

 Мәгълүм булганча, хәзер андый өйләрне төзү өчен рөхсәт алырга кирәкми,  моның өчен тиешле органнарга хәбәр итәргә генә кирәк. Бу хакта тулырак Илсия Казакова сөйләячәк.

Иртәнге 6 да “ТНВ” каналыннан “Манзара” тапшыруын карагыз. Программаны кичке 4 тә «ТНВ-Планета» телевизион каналы кабатлап күрсәтәчәк.

 Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International