Айрат Хәйруллин: “Районнарда семинарлар хезмәтне оештыру процессына күбрәк кешене тартырга һәм бездә запаста нинди резервлар булуын ачыкларга булышалар”

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Айрат Хәйруллин: “Районнарда семинарлар хезмәтне оештыру процессына күбрәк кешене тартырга һәм бездә запаста нинди резервлар булуын ачыкларга булышалар”

Авыл товар җитештерүчеләренә ярдәм итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар санын саклап калу,  авыл хуҗалыгын үстерү, дәүләт  программаларын гамәлгә ашыру чаралары 26 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр барачак. Анда катнашырга кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары чакырыла.

 Дәүләт Думасы депутаты һәм “Россия авылы” республика программасы координаторы Айрат Хәйруллин Татарстанда үткәрелә торган чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

 Күп санда авыл товар җитештерүчеләрен җыючы семинарлар авыл халкын борчучы иң төрле мәсьәләләрне хәл итә торган мәйданчыкларга әйләнделәр. Алар арасында эшмәкәрлекне,  авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү, хуҗалык итүнең төрле формаларына дәүләт ярдәме чаралары һәм шәхси хуҗалыкларның перспективалары бар.

Аграрийлар, бергә җыелып,  тәҗрибә уртаклашалар, игенчелек һәм механикалаштыру  буенча киңәшләр алалар, чараларда иң яхшы җирлекләр, гаилә фермалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның уңышлары һәм нәтиҗәләре билгеләп  үтелә. Бергәләп киңәш-табыш итешү  хезмәтне оештыру процессында тагын да күбрәк кешене катнаштырырга, эш урыннары санын арттырырга һәм бездә запаста тагын нинди резервлар барлыгын ачыкларга ярдәм итәләр, -  дип ассызыклап әйтте Айрат Хәйруллин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International