Игътибар: бәйге!

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

 

 «Коррупциягә каршы иҗат” дип исемләнгән республика  бәйгесе старт алды

Мәктәп укучылары, студентлар һәм 30 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр арасында "Коррупциягә каршы иҗат" дип исемләнгән республика  бәйгесе старт алды.

Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һ.б.лар. Ярышларда җиңүчеләр диплом һәм призлар алачак, ә аларның эшләре министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.

Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 нче бүлмә яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com. җибәрергә мөмкин.

 Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән. Җиңүчеләрне жюри - башкарма һәм закон чыгару хакимияте, иҗтимагый берләшмә вәкилләре һәм иҗади эшләр булдыру өлкәсе экспертлары билгеләячәк. Конкурс нигезләмәсендәге эшләр һәм бәяләү критерийлары белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны protivcorrupcii@gmail.com электрон почтасы аша җибәрергә һәм +79377786108 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International