Бүген Алексеевск районында Тигәнәле елгасы аша күпер кичүе ачтылар. Күпер “Алексеевск-Биләр” маршрутында урнашкан.
Күперне тантаналы ачуда район башлыгы Демидов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” ачык акционерлык җәмгыяте директорлар Советы рәисе Фоат Вәлиев, автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау идарәсе начальнигы урынбасары Георгий Ахмеров һәм “Мостовик”ЧҖҖ директоры Рөстәм Вәлиев катнашты.
Район башлыгы Сергей Демидов, күперне ачу – алексеевскилылар өчен генә түгел, ә бәлки автомобильчеләр өчен дә мөһим вакыйга, пассажирларның уңайлы йөрүләре һәм куркынычсызлыгы, вакытында ташуны тәэмин итүләре аларга бәйле, дип әйтеп китте.
– Күпер кичүләренең әһәмияте бәяләп бетергесез. Чөнки алар теләсә кайсы торак пунктның үсеш нигезен күрсәтәләр, димәк, аның социаль иминлеге һәм икътисадый яктан чәчәк ату дәлиле булып хезмәт итәләр. Бу күпер республикабыз хакына озак хезмәт итсен иде, – диде Сергей Анатольевич.
Күпернең озынлыгы – 37 метр, киңлеге 14 метрдан артык тәшкил итә. Төзү эшләре барышында “Мостовик” предприятиесе эшчеләре яр буйларын һәм терәк араларын ремонтладылар, терәкләр арасындагы тимер өрлекләрне алмаштырдылар, күпернең йөрү өлешен, күпер конусларын һәм аңа килү юлларын төзәттеләр.
Ачылу тантанасында эштә ирешкән уңышлары өчен һәм “Алексеевск-Биләр” юлындагы Тигәнәле елгасы аша күпер ачылу уңаеннан “Мостовик” ЧҖҖның эшләр башкаручысы Сергей Владимирович Харин, “Мостовик” предприятиесенең корыч һәм тимер-бетон конструкцияләрне монтажлаучысы Александр Иванович Асекретов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хаты “Мостовик”ЧҖҖ директоры Рөстәм Вәлиевка тапшырылды.
Халык төзүчеләргә рәхмәт әйтә:
– Яз көне юлның бу өлешен еш кына су басып китә иде, бу без, авыл кешеләре өчен байтак проблема тудырды. Хәзер бу проблема хәл ителде. Күперне су өслегеннән берничә метрга күтәрделәр, хәзер су куркыныч түгел инде. Без республика Хөкүмәтенә, Алексеевск районы хакимиятенә, безнең кадерле “Мостовик” төзүчеләренә шундый күркәм күпер төзүләре өчен рәхмәт, – дип фикерләрен уртаклаштылар авыл кешеләре – Гыйльмановлар гаиләсе.