13 ноябрьдә иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милеккә кадастр бәясен билгеләү мәсьәләләре буенча “Бердәм кайнар линия көне” үткәрәчәк.
Физик затлар милкенә салым түләү срогы якынлаша һәм күп кенә гражданнар әлеге салым объектларның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнүен беләләр.
Казан кешеләренең күчемсез милкеңнең кадастр бәясен ничек белергә һәм әгәр ул югары дип санасагыз, нәрсә эшләргә? дигән сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Рсепубликасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милеккә кадастр бәясен билгеләү бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова җавап бирә.
Татарстан Рсепубликасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында “Обращения граждан –
Горячие линии” бүлегендә урнаштырылган.
Шалтыратып, сорауларыгызны бирегез.
Матбугат хезмәте