Кадерле дуслар, якындагы якшәмбедә, 18 ноябрьдә, гражданнарга үзара салым кертү буенча референдум булачак.
Нәрсә бу?
Бу районны төзекләндерүгә шәхси өлеш кертү мөмкинлеге өчен тавыш бирү. Гади генә итеп әйткәндә, референдумның төп соравы мондый: “Сез бистәне төзекләндерү эшләренә 500 сум күләмендә бер тапкыр акча кертергә ризамы?”
Моның файдасы бармы?
Формула гади: без 1 сум бирәбез, аңа тагын республика бюджетыннан 4 сум алабыз. Шул рәвешчә, сумма шактый арта.
Акча нәрсәгә сарыф ителәчәк?
Юлларны карап тотуга; балалар уйнау мәйданчыклары сатып алуга һәм куюга; урамнарны һәм ял итү зоналарын төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә; сукбайлыкта йөрүче хайваннарның санын җайга салуга; күп фатирлы өйләрнең территорияләрен төзекләндерүгә; зиратларны карап тотуга һәм төзекләндерүгә; һәйкәлләр ясауга һәм төзекләндерүгә; суүткәргеч линияләр салуга һәм аларны реконструкцияләүгә; янгынга каршы гидрантлар сатып алуга һәм куюга.
Референдумда катнашучылар:
Референдумда беренче төркем инвалидларны, көндезге бүлектә укучы студентларны, Россия Армиясе сафларына сроклы хезмәткә чакырылган гражданнарны исәпкә алмыйча, Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән кешеләр катнаша.
Узган еллар тәҗрибәсе
Әгәр районның авыл җирлекләре кешеләре өчен гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдум таныш булса, Алексеевск шәһәр җирлеге кешеләре өчен бу яңалык. Быел район үзәгендә референдум беренче тапкыр үткәрелә.
Авыл җирлекләре җыйган акчаны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе сөендерә: районыбызның торак пунктларында алынган акчага авыл зиратларын төзекләндерделәр (территориясен киңәйттеләр һәм коймаларын яңарттылар), авылларда һәлак булган сугышчыларга һәйкәлләр ясадылар һәм элеккегеләрен ремонтладылар, балалар спорт һәм уйнау мәйданчыклары сатып алып куйдылар.
Моннан тыш, мәсәлән, Лебедино авыл җирлегендә юл техникасы ( МТЗ тракторы һәм кар чистарту өчен асылмалы җиһаз) сатып алдылар.
–Бу – төзекләндерүдә безнең төп ярдәмчебез. Без чүплекләрне дә төрттерәбез, юлларны да тигезлибез, аларны кардан чистартабыз, территориянең үләнен чабып торабыз һәм социаль яктан мохтаҗ гражданнарның бакчаларын сукалыйбыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга утын китерергә булышабыз. Шуның белән без хосусый милекчеләргә, фермерларга һәм инвесторларга бәйсезбез. Трактор өчен җылы гараж салдык, өстәвенә аны үз кулларыбыз белән төзедек, – ди җирлек башлыгы Юрий Тюкарёв, – шулай ук җыелган акчага бөтен урамда урамнарны яктырту өчен аерым үткәргеч үткәрдек, һәм хәзер авыл җирлеге территориясен 135 фонарь яктырта. Өстәвенә бөтен фонарь энергия саклый торган һәм тышкы исәпкә алу щиты аша эшли. Җирлек территориясендә ирекле янгын командасы булдырылды. Үз көчебез белән гараж төзедек һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча ЗИЛ -131 янгын сүндерү машинасы сатып алдык, аны үзара салым акчасы исәбенә һәрчак тулы әзерлектә тотабыз. 2019 елда үзара салым акчасын халыкның карары нигезендә тулысынча авыл эчендәге юлларны ремонтлауга тотарга ниятлибез.
Акчаны оператив төстә, референдум үткәргәннән соң ук җыярга тырышачакбыз. Авыл кешеләре барысының да үзебезгә бәйле булуын аңлыйлар. Үзара салым программасында катнашуы белән һәр кеше авылны үстерүгә хәленнән килгәнчә өлеш кертергә тырыша.
Шулай итеп, якындагы якшәмбедә, 18 ноябрьдә, гражданнарга үзара салым буенча референдум булачак. Алар район авылларында, шулай ук район үзәгендә – Алексеевск ш.т.б.да иртәнге 7 дән кичке 8 гә кадәр узачак.
Тавыш биргән көнне үзеңнең сайлау участогыңа килү мөмкинлеге булмаган очракта, сезнең гаризагыз буенча сезгә Алексеевск районының территориаль сайлау комиссиясе бинасында 2018 елның 7 ноябреннән 13 енә кадәр яки участок сайлау комиссия бинасында 2018 елның 14 ноябреннән 17 сенә кадәр срогыннан элек эш көннәрендә кичке 4 тән 8 гә кадәр, ял көннәрендә иртәнге 8 дән көндезге 2 гә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге биреләчәк.
Әгәр сез тавыш бирү көнендә тавыш бирү бинасына килә алмасагыз, сезнең язма гаризагыз яки телдән мөрәҗәгатегез тавыш бирү бинасыннан тыш тавыш бирү мөмкинлеге бирү турында участок сайлау комиссиясенә тапшырылырга тиеш.