Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә Елгаларда боз туңды.

2018 елның 9 ноябре, җомга

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

Елгаларда боз туңды. Ни кызганыч, нәп-нәзек беренче бозда кешеләрнең фаҗигале төстә гомерләре өзелү очраклары бар инде.

 Балалар һәм кыш көне балык тотарга яратучылар – болар  хәвеф төркеменә керүче ике категория. Балыкчылар, азартка кереп, үзләрен боз өстендә дөрес тоту кагыйдәләрен санга сукмыйлар. Караучысыз балалар нәзек бозның куркыныч икәнен бәяләп бетерә алмыйлар. Ныгып җитмәгән боз  өстенә чыгу төзәтә алмаслык фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Ата-аналарга  үз балаларына контрольне  бик нык көчәйтергә, нәзек боз һәм салкын суның үлем куркынычы китереп чыгаруын аңлатырга кирәк. Балыкчыларга да, балык тотам, дип суга кергәнче, йөз тапкыр уйлау комачаулык итмәс.

Йөрү өчен куркынычсыз боз зәңгәрсу яки яшькелтрәк төстә кимендә    15 см калынлыкта булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International