Татарча диктант”
27 октябрь көнне алексеевскилылар да, бөтен дөньядагы кебек, “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Бу акция Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылып, унлап чит илдә, Россиянең 45 төбәгендә, Татарстан Республикасының барлык районнарында да үтте, дисәк тә була.
Татарча хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатындагы әлеге акция буенча диктантны Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Урманасты Шунталысы, 1нче Алексеевск мәктәпләре 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә яздылар. Районның Шәмә, Кр.Баран, Ромодан, Зур Полянка, Лебедино, Юеш Көрнәле авыллары кешеләре дә диктант язарга менә шул дүрт мәктәпкә килделәр. Сахаровкадан килүчеләр дә бар иде.
Әлеге чараны Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Равия Мортазина ачып җибәрде. Акциядә укытучылар, укучылар, мәктәп директорлары, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Нәҗметдинова, төрле һөнәр кешеләре катнашты. Шунысын да әйтеп китәсе килә: диктант язуда татар телен хөрмәт итүче, татарча сөйләшә белүче башка милләт кешеләре – руслар, мордвалар, чуашлар да катнашты.
Бу көнне район буенча 74 кеше Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәре буенча диктант язды. Диктант текстын хөрмәткә лаеклы, абруйлы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Роза Кутуева, Нәзирә Миндубаева, Әлфир Хәйбуллин һәм Гөлчәчәк Галәвиева укыды.
– Парталар янында диктант язып, мәктәп елларын искә төшердек, хәтерләрне яңарттык, яшьлектә булып алдык. Татарча диктант язу күңелләрне яшәртте, үз көчеңә ышаныч уятты, бу акция дәвамлы булсын иде, – диде Лебедино авылыннан диктантта катнашкан Хәлидә ханым Яруллина.
Ул диктантны бер хатасыз язган иде.