“Син – эшмәкәр-2018”
Кешенең хыялларын түгел, үзеңнекеләрне гамәлгә ашыр
Татарстан Республикасында “Син – эшмәкәр” федераль программасына теркәү бара. Яшьләрне эшмәкәрлек эшчәнлегенә тарту буенча кече һәм урта бизнес өлкәсендә аларның активлыгын стимуллаштыру проектның төп максаты булып тора. 14 яшьтән 30 яшькәчә (30 яшьне дә кертеп) яшь татарстанлылар белем бирү проектында катнаша алалар. Бу программа инде бизнеслары булганнар өчен дә, үз эшен ачарга теләүчеләр өчен дә, тарафдарлар һәм яңа идеяләр эзләүчеләр өчен дә.
“Син - эшмәкәр” белем бирү программасы кысаларында уку узган катнашучыларга үзләренең бизнес-проектларын булдырырга мөмкинлек бирүче бушлай белем бирү чараларының тулы бер комплексы (кейслар, семинарлар, эшлекле уеннар, тренинглар, мастер-класслар, дискуссия клублары) гамәлгә ашырылачак.
Катнашучыларның берсе булу өчен сайтта гариза тутырырга һәм махсус эшләнгән тест узарга кирәк, ул проектта булырга теләүченең эшмәкәрлек күнекмәләрен билгеләячәк.
“Син - эшмәкәр” белем бирү программасы бизнес-идея эшләргә һәм аны гамәлгә ашырырга, лидерлык сыйфатларын ачыкларга булышачак һәм эшмәкәрлек потенциалын билгеләячәк. Эшмәкәрлек өлкәсендә бизнес-тренерлар һәм экспертлар белән тренинглар һәм мастер-класслар серияләре кысаларында проектта катнашучыларның идеяләре тикшереләчәк. Белем бирү программасы финалында катнашучылар үз идеяләренең бизнес-модельләрен эшлиләр, ә бизнесменнар аларга эшкәмәкәрлек дөньясында беренче адымнарын ясарга булышачаклар
Проект спикерлары арасында – “Россиянең яшь эшмәкәре -2010” конкурсында җиңүче, франчайзинг буенча директор Брыков Сергей Петрович, TOM (Таke Out marketing) компаниясенә нигез салучы Кирилл Шишлов, "Шокобокс” ЧҖҖга нигез салучы һәм аның хуҗасы Андрей Шарков, “Ц ентр” ЧҖҖның генераль директоры Панин Олег Михайлович.
“Син - эшмәкәр” программасына йомгаклар декабрь азагында ясалачак. Программа турында мәгълүмат алу , шулай ук белем бирү программасында катнашу өчен molpred116.ru сайтында теркәлергә. Әйтергә кирәк, проект бушлай. Татарстанда ул 2016 елдан бирле үтәлеп килә. ТР Икътисад министрлыгы һәм ТРда эшмәкәрлекне яклау фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.