Бистәнең икенче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Алабуга музейлары буйлап экскурсиягә бардылар.
Сәяхәтләренең ничек узуы турында 9А сыйныфы җитәкчесе Вера Александровна Скрипачева сөйли:
- Сәфәребез мәктәп директоры урынбасары, математика укытучысы Алсу Равил кызы Абдулгалиеваның иң яхшы технологик эше өчен сертификат белән бүләкләнүе аркасында килеп чыкты. Бу сертификат Татарстанның 15 музеена бушлай бару хокукы бирә. Без шуннан файдаланып, Алабугада дүрт музейга: “И.И.Шишкинның музей-йорты”на, “Н.А.Дурованың музей утары”на, “Шәһәр тарихы музее”на, “М.И. Цветаеваның әдәби музеена һәм Шайтаннар шәһәрчегенә бардык. Бу шәһәртурында төрле риваятьләр йөри. Бу сәяхәтебез вакытында шушы борынгы һәм матур шәһәр турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдек. Юл озын булуга да карамастан, балалар җырлар җырладылар һәм күргәннәре турында фикер алыштылар. Алар уңай хис-тойгылар алдылар һәм әле һаман да шуның тәэсирендә яшиләр. Әлеге сәяхәтне оештырганнары өчен мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Әмир улы Гыйләҗевка һәм машина йөртүче Рамил Рәис улы Камаловка рәхмәт әйтәсе килә, аның аркасында сәяхәтебез бик әйбәт узды.
Үз тәэсирләре белән укучыларның берсе Анастасия Егорова уртаклаша:
- Мин нәкъ менә әлеге шәһәрдә булуыбызга бик шатмын. Унбиш музейның дүртесенә генә барырга өлгерүебез кызганыч. Бу онытылмаслык сәяхәт булды!