Җиде тапкыр!

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Артур Макаров – армрестлинг буенча җиде кат чемпион

 

Якташыбыз, Кыркүл авылы кешесе, Казан дәүләт энергетика университетының физик тәрбия кафедрасы укытучысы, яшьләр арасында дүрт тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Артур Макаров ир-атлар арасында  дөнья чемпионы булды.

Төркиядә булып узган  Дөнья чемпионатында Артур Макаров 70 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Дөньяның төрле илләреннән 21 спортчы аның көндәшләре иде. Финалда ул Литвадан килгән көчле һәм югары техникага ия көндәше белән очрашты.

 Спортчы көндәшлекнең бик зур булуын әйтә.

 Артур Макаров Дөньяның җиде чемпионатында катнаша һәм аның һәр катнашуы абсолют җиңү белән тәмамлана. Якташыбызны котлыйбыз һәм аның уңышлары белән горурланабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International