2018 елның 1 ноябрендә социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина, район ветераннар советы рәисе Е.С.Макарихина, Ромодан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.А.Секалина һәм ветераннар советының башлангыч оешмасы рәисе В.Н.Золотова тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Алексеевск районының Ромодан авылы кешесе– Низамова Елизавета Степановнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы С.А.Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Елизавета Степановна Алексеевск районының Ромодан авылында туа, барлык яшьтәшләре кебек үк, “Большевик” совхозында төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә, урман кисүдә, басуда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, сугышның һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Сугыш беткәннән соң Елизавета
Степановна үзенең “Ромодан” совхозында сыер савучы булып эшләвен дәвам иттерә.
Кияүгә чыга һәм сигез баланы тәртипле итеп тәрбияләп үстерә. Хәзер Елизавета Степановна улы белән яши. 17 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.