7 ноябрьдә Татарстан реконструкторлары төркеме, шул исәптән Алексеевскидан “Йолдыз” хәрби-тарихи клубы Самара шәһәренә бардылар, анда шәһәрнең төп мәйданында “Запас башкала” парады булып узды.
Аннары Иделнең шәһәр яр буенда төрле төбәкләрдән килгән хәрби-тарихи клубларда катнашучылар Төньяк Кавказ фронты һәм Кара диңгез флотының (31.10.1943-11.12.1943) Керчь-Эльтигенск десант операциясе барышында десант төшерү эпизодын торгыздылар. Шәһәр кешеләре һәм Самара кунаклары, яр буеның биек ташына җайлап кына утырып, хәрби реконструкторларның эшләрен карап-күзәтеп тордылар. Чара барышында “десант” корабле – Бөек Ватан сугышы чорының салкын коралы макетлары, маскировка төтене, җиңел артиллерия кораллары файдаланылды. “Сугыш” барышында кызылармиячеләр һәм кызыл флотчылар ике һөҗүм белән немец солдатларының каршылыгын сындырдылар һәм плацдармны “тартып алдылар”. Ахырдан барлык катнашучылар һәм тамашачылар, бер минут тын торып, һәлак булган барлык Ватанны саклаучыларны хөрмәтләп искә алдылар.
Реконструкциядә катнашучылар Алексеевск благочениесенең правослау мәхәлләсенә һәм шәхсән проиерей Павел Чурашовка - транспорт һәм Алексеевск муниципаль районы җитәкчелегенә ягулык-майлау материаллары биргәне өчен рәхмәт әйтәләр.