2018 елның 5 ноябрендә Тынычлык Байрагы эстафетасында катнашучы Макаренко Тамара Сергеевна мәдәниятнең бу символын Алексеевск, Әлки һәм Спас районнарының биш музеена тапшырды.
Тынычлык Әайрагы – Мәдәният байрагы
Тынычлык Байрагының нигезе өч нәрсәдән гыйбарәт иң борынгы һәм иң киң таралган кешелек дөньясы символы. Аны неолит чорының балчыктан ясалган орнаментларында, Мемлинг картинасында Гайсә пәйгамбәр күкрәгендә ачык күренә, өч сурәттә: Изге Троица, Страсбургск Мадоннасы, Преподобный Сергий, Изге Николай сурәтләрендә һ.б.ларда табалар.
Беркем дә бу Билгенең бер дини карашныкы икәнлеген яки бер фольклорга нигезләнгәнен раслый алмый. Менә ни өчен бөтен неәрсәне берләштерүче Байрак өчен күп гасырлар, дөресрәге, мең еллар аша узган Билге сайланган.
Бер нәрсәдә өч түгәрәк нәрсәне аңлата соң? Мәгънәләре күп һәм һәркем йөрәгенә якынын сайлап ала – Мәңгелек боҗрасында Үткәннәр, Бүгенге, Киләчәк; Мәдәният боҗрасында Сәнгать, Фән һәм Дин; Мәңгелек Боҗрасында Белем, Мәхәббәт һәм Гүзәллек.
Россиядә Тынычлык Байрагы Ярославль, Данилов, Находка, Улан-Удэ, Новокузнецк, Барнаул, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә музейлар, китапханәләр, мәдәният үзәкләре өстенә куелган.
Җир планетасы өстенә аны 1999 елда Россия космонавтлары Баландин һәм Соловьев күтәргән, ә 1997 елдан “Мир” орбиталь комплексы бортында даими төстә тора. 1988 елда Тынычлык Байрагын Төньяк полюста атаклы сәяхәтче Федор Конюхов урнаштырган. Төрле илләр альпинистлары Байракны дөньяның Эльбрус, Эверест, Белуха, Хан-Тенгри тау түбәләренә күтәргәннәр. 1994 елдан Тынычлык Байрагы Россия Федерациясенең Дәүләт Думасында тора. Тынычлык Байрагын безнең учреждениегә тантаналы төстә тапшыру церемониясе ачык дип санала.
2014 елның июлендә Барнаулда Тынычлык Билгесе Халыкара Комитеты
Президенты доктор Алисия Родригес Фернандес Байракны Россиянең төрле почмакларыннан 33 оешма вәкиленә, шул исәплтән Алтай краена тапшырды һәм крайны Тынычлык Территориясе дип игълан итте, Россия Тынычлык Территориясе булсын иде, дигән теләкләр теләде, һәм шуның белән Тынычлык Байрагы Эстафетасы башланып китте. Бүген Байрак безгә кадәр килеп җитте, ул мәңге саклауга В.И. Абрамов исемендәге Туган як музеена, Салих Баттал исемендәге Зур Тигәнәле музеена, Сугышчан дан музеена, шулай ук Әлки һәм Спас районнарының ике вәкиленә тапшырылды.