13 ноябрьдә иртәнге 10 да Алексеевск ш.т.б., Казаков урамы, 8 нче йортта урнашкан социаль яклау бүлеге бинасында ата-аналары алимент түләмәүче балигь булмаган балалары булган гаиләләргә хокук ярдәме күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итү прокуратура, суд приставлары, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге вәкилләре катнашында узачак. Белешү өчен тел.: 2-38-19.