Узган ял көннәрендә район кешеләре һәм аның кунаклары түбән бәяләрдән фермерлар җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алдылар. Район үзәгенең Чиркәү мәйданында көзге ярминкә җәелеп китте. Печән, яшелчәләр, бал, ит продукциясе, шулай ук камыр ризыклары, ипи-күмәч әйберләре киштәләргә тезеп куелган иде. Яңа суелган иткә һәм быел үстерелгән яшелчәләргә чиратлар тезелде. Ярминкә кунакларын район мәдәният йортының үзешчән артистлары сөендерде.