Бүген Алексеевскида Мәңгелек ут янында матәм митингы булды, шуннан соң 1941 елда Украинада һәлак булган лейтенант Иван Кругловның җәсәде җир куенына иңдерелде. Алексеевскилылар сугыш герое белән хушлашырга килделәр. Үзенең чыгышында район башлыгы Сергей Демидов эзләү отрядларына мөһим эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм буыннарның тарихи истәлегенең әһәмиятен билгеләп үтте.