Алексеевск районы башлыгы  Сергей Демидов бәйрәмнәр -  Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан   Республикасы Конституциясе көне  белән котлый

2018 елның 4 ноябре, якшәмбе

  Алексеевск районы башлыгы  Сергей Демидов бәйрәмнәр -  Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан   Республикасы Конституциясе көне  белән котлый.

- Бүген без бердәмлек һәм законлылык кебек төшенчәләрнең  мөһимлеген аңлауга кире кайтабыз. Безнең һәркайсыбыз киләчәген үзе яши һәм эшли торган  республиканың һәм илнең язмышы белән бәйли.

 Бүген Татарстан -  Россиянең аеруча динамикалы үсүче һәм алдынгы төбәкләренең берсе. Бердәмлек һәм милләтара татулыкны ныгыту, дин иреген тану кирәклеген аңлап, республикада яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиешбез.

 Балаларыбызның лаеклы киләчәге, иминлеге хакына бергә упланып, иҗади хезмәтебез белән Ватаныбызны тагын да үстерүгә үз өлешебезне кертергә тиешбез.

Кадерле якташларым, барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет,  оптимизм, туган районыбызны һәм республикабызны  чәчәк аттыру һәм үстерү хакына хезмәттә уңышларга ирешүегезне телим. Һәр гаиләдә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International