Бүген Алексеевск районына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин килде.
Район башлыгы Сергей Демидовның озата йөрүендә Фәрит Хәйрулла улыТиган Булак авылында яңа авыл мәдәният йортын ачуда катнашты.
Алексеевск районында ”Бердәм Россия” көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында район үзәгендә “Темп” спорт комплексы ачылды.
ЗАГСта Фәрит Хәйрулла улы яшь алексеевскилыларга паспортлар тапшырды. Парламент дәресе кысаларында район башлыгы Сергей Демидов дәүләтебезнең яшь гражданнарына үзенең хәер-фатихасын бирде. Ул балаларга лаеклы гражданнар булуларын һәм үз Ватаннарын яратуларын теләде.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге Алексеевск җирле бүлекчәсенең XXVII конференциясендә 2018 елга йомгак ясалды, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге Алексеевск җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советы составындагы үзгәрешләр каралды. Конференциядә шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVIII конференциясенә делегатлар сайланды.