"Туган ягыбызны ярат һәм бел!"

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Туган ягың белән танышу -  баланың яңаны эзләү, аның рухи дөньясын баету  белән тотрыклы кызыксынуы ул. Туган якка мәхәббәт, гаилә гореф-гадәтләрен хөрмәт итү  бала чакта ук салына. 22 октябрьдә  Алексеевскидагы 2 нче “Куянкай”балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары тәрбиячеләре Елена РОМАНОВА белән В.И. Абрамов исемендәге туган як музеенда булдылар.

  • Ольга Кладова безнең гидыбыз булды, ул балаларда әйтеп бетергесез кызыксыну һәм азарт тудырды, - ди тәрбияче Елена Романова. – Үткәннәргә сәяхәтебез  бу музейга кайчан нигез салыну турында сөйләүдән башланды. Шуннан соң Ольга Германовна балаларны В.И. Абрамов музеена нигез салучының биографиясе белән таныштырды. Ул бистәбезнең исеме кайдан килеп чыгуы, ни өчен аның башкача түгел, нәкъ менә шулай аталуы турында кызыклы итеп сөйләде. Шуннан соң иң кызыгы башланды: борынгы дөнья, кыргый җәнлекләр, кешеләр элек ничек яшәгәннәр, нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, төрле халыклар нинди кием киеп йөргәннәр? Шулай ук яшь сәяхәтчеләр крестьяннар киемнәренең теге яки бу  детальләре турында белделәр. Сөйләү белән бергә иске өйләрнең интерьерлары да күрсәтелде. Музейда балалар туку станогын, эрләү җайланмасын, ул заманнарның һәм хәзерге заманның балчык әйберләрен күрделәр, аларга  «Керамика-Маркет» предприятиесе әйберләрен дә күрсәттеләр.

 Балаларга шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган “Сугышчан дан” залы да ошады. Бу  залда сугыш ветераннарының фотопортретлары, орден-медальләр белән бүләкләнүчеләрнең исемлекләре куелган иде. Витриналарда алар сугыш ветераннарының  бүләкләрен һәм бүләк таныклыкларын, шәхси  әйберләрен, коралларны күрделәр.

 

Ольга Германовна патефон күрсәтте һәм аны кабызып та җибәрде. Аннары ул рәссамнар, Алексеевск һөнәрчеләренең талантлары һ.б.лар  турында сөйләде.

 Балаларга бу экскурсия бик кызыклы булып тоелды. Тәрбияләнүчеләрем  рәхәтләнеп тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар, бик канәгать калдылар. Без вакытның ничек тиз узып киткәнен сизмәдек тә. Экскурсия тәмамлаганнан соң музей хезмәткәрләренә бөтен нәрсә турында җентекләп сөйләүләре һәм җылы каршылаулары өчен рәхмәт әйттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International